Авылым кичләре «Әйдәгез җырлыйк бергәләп»
Җыр — кешенең гомерлек юлдашы.
Татар халкы гомер-гомергә җыр белән хезмәт башкарган, ял иткән, ир-егетләрне яуга озаткан һәм каршы алган, сагышланган, юанган.
Җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мөгаен, «менә мин җыр иҗат иттем әле» — дип уйламагандыр да. Ул кошлар сайраган, агач шаулаган, җил искән кебек, табигый итеп, үзе дә сизмәстән җырлап җибәргәндер. Хис-кичереш булып җырның сүзләре дә, көе дә берҗюлы күңеленнән тугелгәндер. Әмма ул дөньяның яктырып, киңәеп киткәнен сизми калмаган. Бу матурлыкны тагын да җырлап күрсәткән. Шулай итеп җыр, канатлы кош кебек, дөньяга таралган. Иң матурлары, башкалар да яратып тыңлаганы, кушылып җырлаганы күңелләрдән-күңелләргә күчеп, камилләшә барган. Анадан балага, буыннан буынга тапшырылып, халыкның уртак байлыгы булып безнең көннәргә килеп җиткән.
Чарада катнашучыларга татар халык җырларына карата мәхәббәт, туган якка карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү, иҗади активлыкны арттыру.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.