«Алтын коз килде»

Событие завершилось

Сары, кызыл төскә керде

Агачларда яфраклар.

Бакчаларда хезмәт халкы

Уңыш җыеп алалар.

Көн саен яңгырлар ява,

Салкын җилләр дә исә.

Күңелләрне моңландырып,

Кошлар да тиздән китә.

     Ел фасыллары саен табигать үзгәрә. Шул ел фасыллары арасында иң матуры — көз. Көзнең беренче көнендә укучылар, җәй буе ял итеп, чәчәк бәйләме тотып, мәктәпкә киләләр.Алар сыйныфташлары, дуслары, яраткан укытучылары белән очрашалар. Бөтенесенең күңелен шатлык хисе биләп ала.

   Агачлар үзләренең яшел күлмәкләрен сарыга алыштыра башлыйлар. Урмандагы матурлыкка ис китәрлек, ул әкият шикелле, нинди генә төстәге яфраклар юк анда: яшел, кызыл, сары… Миләш агачы — табигатьнең бизәге. Ул яшь кызлар кебек киенеп басып тора. Яфраклар алтын яңгыр кебек җиргә коелалар. Җир өстенә әйтерсең лә төрле төсләрдән торган палас җәелгән. Мин көз көне шушы яфракларны һавага очыртып уйнарга, алар өстеннән кыштыр-кыштыр  йөрергә яратам.

   Табигатьнең иң бай чагы да — көз. Кырлардан, бакчалардан уңыш җыеп алына, төрле җиләк-җимешләр өлгерә, кышка әзерләнү башлана. Кырларда комбайн, трактор тавышы ишетелә. Арыш, бодай җыеп алына. Кешеләр генә түгел хайваннар, җәнлекләр дә, салкынны сизеп, кышка әзерләнәләр. Тиен гөмбәләр җыя, аю үзенә оя ясый, куян үзенең соры тунын акка алыштыра. Көз көне көннәр кыскара, төннәр озыная. Шушы матур озын кичләрдә мин табигатьнең бу фасылына карап сокланырга, хозурланырга яратам.

    Көз көне  кошлар да җылы якларга очып китәләр. Алар төркемләп,  бер җепкә тезелгәндәй  тигез итеп очалар. Мин аларга һәрвакыт“Хәерле, юл!” дип, яз көне тагын килүләрен теләп калам.

   Табигатнең иң яңгырлы вакыты да — көз. Бу чорда еш кына яңгырлар ява. Күктә болытлар өеме барлыкка килә, кояш азрак яктырта. Әйтерсең лә көзнең китәсе килми, ул алтын яфракларын, күз яшьләрен коя-коя китеп бара. Шулай булса да, көзнең төрле төстәге буяулары, салкын яңгырлы һавасы тәнгә үзенә күрә бер рәхәтлек бирә. Көз могҗизалар кыры төсле матур. Менә шуның өчен мин алтын көзне яратам.


Сведения предоставлены организацией МБУК «Централизованная клубная система» (Районный дом культуры) Аксубаевского муниципального района РТ и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна