КояшТимбиковой «ХӘТЕР ЙОМГАГЫН СҮТКӘНДӘ…» китап күргәзмәсе.
Язучы- прозаик, журналист, җәмәгать эшлеклесе Кояш Закир кызы Тимбикованың тормыш юлын өйрәнү, иҗаты белән танышу.
Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун ел укый. 1954–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959–1979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. 1979–1982 елларда ул — «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара.
Кояш Тимбикованың йөрәге 2004 елда тибүдән туктый. Кабере Чистай районы Иске Роман авылында.
Кояш апа Тимбикова физиклар, лириклар гаиләсендә туып үсә. Әнисе-Сания апа-тел-әдәбиятчы, ә әтисе-Закир абый- математик. Шушы мохиттә тәрбияләнгән төпчек кыз Кояш исә ж урналистлык юлын сайлый.
Чистай районы Каргалы урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң Кояш Тимбикова Казан дәүләт университетында укый. Беренче каләм тибрәтүләре дә шушы елларга туры килә. Газета- журнал битләрендә беренче иҗат җимешләре-очерк характерындагы журналист язмалары, хикәяләре басыла башлый.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.