«Бер-рәхмәт мең бәладән коткара».
25 нче октябрь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Бер рәхмәт-мең бәладән коткара! ” дигән темага балалар өчен тәрбия сәгате үткәрә. Мәдәният йортына иң актив укучыларны җыячакбыз. Күбебез бу тормышта “Җылы сүзләрнең” мәгънәсе турында уйланып тормыйыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора-кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар.
Изге эшләргә һәрчак урын бар. Игелек кылу, башкаларга ярдәм итә алу –үзе зур бәхет. Бер рәхмәт-мең бәладән коткарыр диләр. Һәрбарчабызга рәхмәтләр ишетеп, мәрхәмәт кылып яшәргә язсын дигән теләктә калабыз һәм шуны балаларга аңлаешлы итеп җиткерербез. Киләчәктә ярдәмчел, шәфкатьле, рәхмәтле балалар булып үсүләрен теләп калабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.