«Укытучым –иң кадерле кешем»
5 октябрь — Укытучылар көне. Шул уңайдан Шәйморза авылы китапханәдә «Укытучым –иң кадерле кешем» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла. Анда укытучылар турында язмалар язылган газета-журналлар материаллары, язучыларыбызның матур әдәбият әсәрләре урын алачак. Укытучы — изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң — белем, тәрбия бирергә тырыша.
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.
Ә бит уйлап карасак, укытучы үзе дә кайчандыр укучы булган. Аны да бит укытучылар сихри белем дөньясына алып кергән, үз хезмәтләренә соклану уятып, артларыннан иярткән. Димәк, бүгенге укытучыларыбыз өчен без ветеран укытучыларыбызга рәхмәтле булырга, аларны хөрмәт белән искә алырга тиешбез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.