Ихтирамлы булыйк өлкәннәргә, шәфкать кылыйк мөмкин кадәре
Октябрьнең беренче көне матур дата — Өлкәннәр көне белән истәлекле.Бу көнне өлкән буынны — хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарын, районыбызның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне, якыннарыбызны һәм туганнарыбызны бәйрәм белән тәбрик итәбез.Хөрмәтле өлкәннәребез! Көннәрегез якты, матур булсын, күңелегездә тынычлык хөкем сөрсен, йөрәкләрегездә яшьлек дәрте сүнмәсен! 8 нче октябрь көнне без, Уразай авылында күп еллар хезмәт куйган, бүгенгесе көндә Карамалы авылында яшәүче Мирсәетова Раушания апаның хәлен белеп, күчтәнәчләр тапшырып кайтачакбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.