«Көч беләктә түгел, йөрәктә»
“Ике төрле әйбернең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе — буш вакыт, икенчесе — сәламәтлек”, дигән бер акыл иясе. Чыннан да, дөньяда иң кирәкле нәрсә — саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек — ул кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, көч, чыдамлылык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы, стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора. Үз-үзеңне саклау — яшәешнең беренче кануны.
Яшьлегем чишмәләре вәкилләрен сәламәтлек сәгатендә исәнлекне саклау һәм ныгыту, стрессларга каршы тору, физкультминутка, уеннар һәм җыр-бию көтә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.