«Шагыйрь моңнары»
Ленар Шәех 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында басылып чыга. Алтынчы сыйныфта укыганда тәүге шигырен дә язып карый. Ул “Безнең гаилә” дип атала. Аның шигърияте меңләгән җанлы җепләр белән чор тормышына, халкының киләчәк язмышына бәйләнгәнлеген тоясың! Гасыр сурәте шагыйрьнең дөньяны аңлавы, милләт гаме белән яшәве күпьяклы чагылышлары аша сәнгати гәүдәләнешен таба. 4 нче октябрь көнне Ленар Шәехкә 40 яшь тулу уңаеннан Баландыш авылы китапханәсендә «Шагыйрь моңнары» дигән күргәзмә оештырылачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.