«Көзге табигать кочагында»Балалар белән уеннар.
«Көзге матурлык»
Һәр фасылның үз матурлыгы бар. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур. Урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алыштыралар.
Көз табигатьне төрле төсләргә буяп, төрле буяуларга мана. Кызыл, алтынсу — бу төсләр көзнең аеруча бер үзенчәлеге булып торалар. Урманнарда агачлар, болыннарда үләннәр үзләренә хас булган бер төс алалар.
Ә болай, көз бик матур ел фасылы, әле кайчан без шундый матурлык күрә алыр идек? Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямьләндереп җибәреп була? Әлбәттә, сезнең бакча һәм мәктәпләрдә эшләнгән кул эшләнмәләре белән.
Дөрестән дә табигатьтә алтын көз дәвам итә.Урамдагы агачлар төрле төсләр белән бизәлде: кызыл, сары, яшел, кызгылт-сары төсләргә буялды. Бу яфраклар аз гына җил иссә дә коела башлыйлар, бөтен җир төрле төстәге яфраклар белән түшәлә. Аяк атлаган саен коры яфракларның кыштырдаганы ишетелә. Балаларның шул яфракларга күмелеп уйныйсылары килә башлый. Миләш агачы бигрәк матур күренә, аның яфраклары да, җимешләре дә кып-кызыл булып янып тора.
Көзге табигатьнең гүзәл мизгелләрен, аның кеше күңеленә тәэсирен, көзге муллыкка рәхмәт хисләрен белдереп бик күп шигырьләр, хикәяләр языла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.