«Үзәкләрне өзә моңнары»
Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә. Ул — бәет һәм мөнәҗәтләр. Бу икесе бер-берсенә көйләү рәвешендә якын торсалар да, аерым әсәрләр. Эчтәлекләре ягыннан янәшә яшиләр, ягъни икесе дә «кайгы-хәсрәт» әсәре дип йөртелә. Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры. Илаһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог ул. Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлем… Мөнәҗәт жанрына искелек калдыгы, кичәге көн, кирәкмәс бер нәрсә итеп карау зур хаталык икәнлеген һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Бу жанр зур фәлсәфи, тәрбияви әсәр. Монда безнең тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухыбыз бик ачык чагыла. Безнең имгәнгән җаныбызга, рухыбызга мөнәҗәт дигән дәва һич артык булмас. Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә 27 сентябрь көнне “Үзәкләрне өзә моңнары”дип исемләнгән мөнәҗәтләр уку кичәсе булачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.