«Безнең җир–безнең кулларда»
Соңгы вакыттта без экология дигән сүзне көннән-көн ешрак кабатлый башладык. Экология — тирә-як мохит белән организмның үзара мөнәсәбәтен өйрәнүче фән. Ә ни өчен экология хәзер көн кадагында торган мәсьәләгә әйләнде? Без, бу очракта нәрсә эшли алабыз? Кешеләр табигать өчен кемнәр соң? Кунакмы, хуҗамы?.. Кунак булсаң, тыйнак бул, дигәннәр борынгы бабаларыбыз. Юк, кеше табигатьтә кунак түгел, чөнки кунакларча кыланмый… Алайса, хуҗамы? Тагын да юк. Һәр хуҗа үз хуҗалыгыннан файдалану белән бергә аның киләчәген, иртәгәсе хәлен дә кайгырта. Ә кешеләр табигатьне чын мәгънәсендә талый, инде авыр хәлдә булуын, артыгына түзеп тора алмаячыгын белсә дә, һаман ерткычларча, вәхшиләрчә куллануын дәвам итә. Шуның өчен “Безнең җир — безнең кулларда” дигән экологик акциядә катнашырга көтеп калабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.