«Терроризм булмасын»

Событие завершилось
6+

Чыннан да, бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм — аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәттә бөтен бер илгә янарга мөмкин. Зур шәһәрләрдә, хәтта авыл җирлекләрендә дә, терроризм белән бәйле очраклар еш кабатланып тора. Безнең район территориясендә бүгенге көнгә кадәр терроризм белән бәйле очраклар күзәтелмәде, ләкин бу безгә "бар да тәртип, бар да яхшы" дип тынычланырга җирлек һәм бернинди гарантия бирми. Терроризмның географиясе киңәя бара, безнең районда да андый хәл булмас дип беркем дә әйтә алмый.

— Һәрберебезнең экстремизм һәм терроризм корбаны булуы бар. Шикле кешеләр белән очрашканда, иясез әйберләргә тап булганда, нәрсә эшләргә? Ничек бу ситуациядә югалып калмаска?

— Бүген барыбыз да яхшы белә, катлаулы чорда яшибез. Илдә дә икътисади тотрыксызлык саклана. Шуңа бәйле рәвештә җинаятчелек тә, терроризмга да җирлек арта. Әлбәттә, кешеләрдән уяулык сорала. Исламның традицион булмаган юнәлешләрен пропагандалаучы, кисәк кенә дингә кереп киткән, даими яшәү урыны булмаган, гомумән, киеме, үз-үзен тотышы, аралашуы белән шик уяткан кешеләрне очратканда, кичекмәстән, район полиция бүлегенә хәбәр итүләре сорала. Авыл җирендә бар нәрсә күз алдында. Чит кешеләр, ят автомобильләр дә шундук күзгә ташлана, монда һәркемнең игътибарлы булуы сорала. Районыбыз халкы бер-берсен танып белә, бигрәк тә өйләргә кереп сорашып йөрүчеләр, авыл җирендәге буш йортлар белән кызыксынучылар, төрле мәгълүмат язылган листовкалар таратып йөрүчеләр булса, кичекмәстән 02 номерына, яки 112 номерына шалтырату кирәк. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында, эш урыннарында калдырылган иясез, таныш булмаган шикле әйберләргә кагылмау шарт. Шартлаткычлар төрле формада — тартма, пакет эчендә дә, компакт-диск форматында да булырга мөмкин, теләсә кайда калдырган телефон, сәгать механизмына охшаган предметлар кешедә шик уятырга тиеш. Шикле әйбергә юлыккан очракта, кичекмәстән, полиция бүлегенә хәбәр итү һәм алар килгәнче, бу урыннан китмәү, башкаларның да әлеге предметка кагылмауларын сорау таләп ителә.


Сведения предоставлены организацией Муниципальное бюджетное учреждение «Центр по культурно-досуговому обслуживанию населения» Камско-Устьинского муниципального района и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна