«Хуш киләсең, алтын көз»

Событие завершилось
6+

Көзен урманга бер барып кайтуың ни тора. Агачларның матурлыгы, төсләргә байлылыгы күз явын алырлык. Әллә нинди төстәгеләре генә юк: кызылы да, сарысы да, яшеле дә — барысы. Әйтерсең лә рәссам үз рәсеменә ялгыш кына буяу тамызган.

Урманга керсәң, әкияттәге кебек матурлык. Агачлар да күз ала алмаслык. Зифа, нечкәбилле каеннар, нәзек усак купшы алтынсу шәлләрен ябынганнар, ә миләш, кып — кызыл булып, кызыктырып тора. Өрәңге үзенә бертөрле матур агач. Көзен өрәңгене яратам мин. Үзе генә дә ничә төсле. Агач яфракларыннан көзге букет ясап кую — көзге символ булып тора. Көзге кипкән яфраклар да хуш исле матур була.

Инде яфраклар җир өстенә, төсен югалткан чирәмгә акрын гына төшәләр. Җил исеп киткәч, төрле төстәге яфрак яңгыры башлана. Көзнең сихри бер мизгеле…

Көз — уңыш җыю чоры. Бакчалар тиздән буш калыр, бар кеше дә кышка тырышып әзерләнә. Кырлар зур — зур бушлык җире булып калды. Уңышлар җыелып бетте. Җәнлекләрнең дә хәзер кышка әзерлек чоры. Алар да эштә. Бу якларда калучы кошлар җылы итеп оя коралар. Тиздән аларның иң авыр чорлары — кыш җитә. Азык табуы авырлаша. Кайбер кошлар көч җыялар, аларның туган якларыннан әллә нинди чит, ерак җирләргә китәселәре бар.

Көз үзенең елак булуына карамастан, үзенчәлекле, юмарт чак. Рәсемнәрдә дә көз бик популяр.

Көз бүләкләргә бай. Күп кенә җиләк — җимеш көзен җитешә. Гөмбә җыю башлана. И кызык та инде! Гөмбә күргән саен, әниеңнән: “ Әни, бу ашарга яраклымы?”-дип сорыйсың да җыясың.Гөмбәләр дә, әкияттәге төсле, юл күк тезелгәннәр. Әйтерсең, гөмбәчеләргә юл күрсәтәләр. Үзенә бер төрле кызык.


Сведения предоставлены организацией Муниципальное бюджетное учреждение «Центр по культурно-досуговому обслуживанию населения» Камско-Устьинского муниципального района и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна