«Яшьлек язым»
Халкыбыз гасырлар төпкелегеннән килә торган иң күркәм сыйфатларның берсе — өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт, кардәш-ыру белән тыгыз аралашып, ярдәмләшеп яшәүне бик мөһим санаган. Гаиләдәге һәр өлкән кешенең үз урыны булган. Әби белән бабай үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналган. Аларның тормыш тәҗрибәсе, үтемле киңәшләре гаять күптөрле һәм четрекле мәсьәләләрне уңышлы чишәргә мөмкинлек биргән.
Мәктәпкәчә чор — патротик хисләр, шул исәптән әти-әни, әби-бабай, туганнарга, ягъни гаилә әһелләренә мәхәббәт тәрбияләү өчен уңай период булып санала. Шушы чорда иң әһәмиятле әхлакый сыйфатлар формалаша. Дөньяга килгәч тә, бала шәхескә хас булган барлык сыйфатларны, аралашу ысулларын, тәртип, мөнәсәбәт нормаларын үзләштерә башлый. Моның өчен ул үз күзәтүләрен, эмпирик нәтиҗәләрен, өлкәннәргә охшарга тырышуын куллана. Бу процесс җиңелрәк булсын өчен, иң беренче чиратта, балаларны тәрбияләүнең кирәкле белемнәре һәм осталыклары булу кирәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.