«Без– наркотикларга каршы!»
21 нче гасыр бик җитди проблемалар белән килде: эчкечелек, СПИД, наркомания. Наркотик бигрәк тә куркыныч нәрсә. Ул кешене 1-2 айда сафтан чыгара. Наркотик кулланган кеше укыйм дисә, укый алмый, язам дисә, яза алмый, аның башында тик ничек тә булса “доза” табу. Наркоманнар кыска гына гомерләрен мәгънәсез итеп үткәрәләр. Алкоголиклар бер эчүдән икенче эчүгә кадәр, тәмәке тартучылар бер тартудан икенче тартуга кадәр, наркоманнар бер дозадан икенче дозага кадәр яши. Ә кешегә гомер бер тапкыр гына бирелә. Шулай эчеп, наркотик кулланып, үзеңне һәм якын кешеләрне бәхетсез итәр өченме? Ә тормыш шулкадәр матур һәм гүзәл! Кеше, яшә, гомернең ямен күр! Ярат, ела, көл! Тормышның начарлыкларын Урап үтә бел!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.