«Гөлләрдән кучкән шатлык»
Дөньябыз гаҗәеп матур. Аның бизәкләре — чәчәкләр. Без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Бакчаларыбызда нинди генә чәчәкләр үсми. Анда җәй буе, тирә-юньгә ямь биреп, розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. Бакчадагы чәчәкләр иртә яздан беренче кар яуганчы чәчәк атып утырсыннар дигән кешегә шактый гына тир түгәргә дә туры килә. Аларга көн дә су сибәсе, чүп үләннәрдән арындырасы. Алар белән сөйләшеп йөру җанга тынычлык бирә, кәефебезне күтәрә. Чәчәкләр, тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Югары Чыршылы авылы җирлегендә яшәучеләр бакчасында яз да, җәй дә, көз дә чәчәкләр өзелми, авыл урамына ямь биреп, башкаларга үрнәк булып торучылар бар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.