«Авылым — горурлыгым»
Авылыбызның тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы, тарихы турында тулырак мәгълүмат бирү; табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү, туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.
Туган авыл… Туган җир… Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи. Халыкның тормышы су белән бәйле.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.