«Эх, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара!»
Әкияти серле, гүзәл як — шагыйрьләр элек-электән Кукмара районын әнә шулай тасвирлыйлар. Татарстанның төньягында урнашкан районыбызның табигате бик матур: таулар, тигез ялан кырлар, елга үзәннәре, бай урманнар берсен-берсе алыштыра, ә урман үсмәгән территорияне басулар, көтүлекләр, утыртылган агачлыклар били.
Районның гомуми мәйданы 1493 квадрат километр тәшкил итә, территориясе төньяктан көньякка сузылган. Район үзәге булган Кукмара шәһәр тибындагы поселогы Татарстан Республикасы башкаласыннан 120 километр ераклыкта урнашкан һәм аны Казан белән автомобиль һәм тимер юллар тоташтыра. Кукмара районында 16 елга, 360 чишмә бар, алар арасыннан 250 табигый чыганакка экологик хезмәт тарафыннан паспортлар тутырылган.
Районда 52,2 мең кеше исәпләнә, аларның 35 меңе авыл җирендә, 17,2се Кукмара поселогында яши. Халыкның 78,2 процентын татарлар, 5,5 процентын руслар, 14,2 процентын удмуртлар, 1,6 процентын марилар, 0,5 процентын башка милләт кешеләре тәшкил итә.
Тарихи чыганакларга караганда бирегә кешеләр 700 ел элек килеп төпләнгәнләр. Элеккеге заманнардан Кукмара һөнәрчелек үзәге булып исәпләнгән, аеруча ул йон һәм агач эшкәртү осталары белән дан тоткан. Район территориясе составына шәһәр җирлеге статусына ия Кукмара шәһәр тибындагы поселогы һәм 29 авыл җирлеге керә, аларда 123 торак пункт урнашкан.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.