Татар милли калфаклары белэн танышу.

Событие завершилось

Калфак бәйләнгән яисә тукымадан (ешрак бәрхеттән) тегелгән.

XIX йөзнең 2 нче яртысында кызлар арасында «ак калфак» кию аеруча киң тарала — озынлыгы 70 см га кадәр булган конус рәвешендәге калфаклар ак киҗе-мамык җептән бәйләнә. Аны маңгай бәйләвече — чуклы укалы тасма («укачачак») белән йөртәләр, калфакны чачаклы очын артка җибәреп яки кырын салып кияләр.

XIX–XX йөзләр чигендә калфак кулланылыштан чыга, әмма әле авылларда яшәп килә.

XIX йөз уртасыннан шәһәр хатын-кызлары читтән китерелгән, төрле төстәге буй сызыклар төшкән ефәк трикотаж тукымадан тегелгән калфакны артыграк күрәләр. Конус рәвешендәге традицион форманы саклаган хәлдә, бу калфаклар кыскарак була (50 см тирәсе), әмма бай бизәлеше белән аерылып тора: чуклы укалы тасма баш киеменең кырыйларына да тегелә, аның өслегенә аппликация тегеп чыгу, төсле җепләр һәм чук җебе белән тигез чигү ысулларында үлән-чәчәк бизәкләре төшерелә.

XIX йөзнең 2 нче яртысыннан ука белән тигез чигү (укалы калфак), сәйлән һәм энҗе тезеп чигү (энҗеле калфак), тәңкәле аппликация (тәңкәле калфак) белән бизәлгән каты кырпулы бәрхет калфакларның популярлыгы арта. Аларны кызлар да, кияүдәге хатыннар да, эчтән киелә торган баш киеме буларак, яратып кияләр. Гадәттә, калфак өстеннән фабрикада эшләнгән яулык ябалар.

Казанда һәм Казан артында калфаклар тегү һөнәрчелеге алга китә.

XIX йөз ахыры — XX йөз башында зур бәрхет калфаклар урынына кечкенә кадама калфаклар (мөгез калфак) кулланыла башлый, алар да яулык яки җиңелчә япма, ефәк шәл астыннан кадап калдырыла.

Бүгенге көндә калфак  милли хатын-кызлар киеменең бер этнографик элементы буларак сакланып калган.

Сведения предоставлены организацией Муниципальное бюджетное учреждение «Центр по культурно-досуговому обслуживанию населения» Камско-Устьинского муниципального района и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна