«Илаһи көч бу көйләрдә»
Сауш авылы китапханәсендә 31 июль көнне «Илаһи көч бу көйләрдә» исемле мөнәҗәтләр кичәсе оештырыла.
Мөнәҗәтләр электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлыкны, яхшылыкны, тәкъвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Китапханәбездә узачак мөнәҗәтләр кичәсе дә менә шушы максатларны күздә тотып оештырыла. Чарада авылыбызда гомер итүче гүзәл ханымнар катнашачак: Хәбибуллина Гөлзифа, Мәрдәнова Диләрә, Зайнуллина Рания. Мөнәҗәтләр — тарихның иң аяусыз һәм гарасатлы елларында да бабаларыбызга йөзебезне һәм динебезне сакларга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.