Бик хикмәтле бәйрәм — Корбан бәйрәме
Корбан гаетенең дә хикмәте бар. Җәмгыятьтә байлар һәм урта хәллеләр белән бергә айлар буенча ит ашамаган кешеләр була. Нәкъ менә алар өчен Корбан бәйрәме чын мәгънәсендә Аллаһ Тәгаләнең зыяфәте (аш мәҗлесе) булып тора. Бу илаһи зыяфәт такы-токы яшәгән кешеләрнең күңелен күтәрә. Шул рәвешчә, җәмгыяви гаделлек төшенчәсе халык күңелендә ныграк урын ала.
Корбан бәйрәме көнендә барча мөөселманнарның калебе-күңеле дуслык, туганлык, хөрмәт һәм миһербанлык хисләре белән тула. Ул көнне нәфрәт һәм ачулар юкка чыга, дошманлык һәм үпкә хисләре бетә. Ата-ана һәм балалар, туганнар һәм дус-ишләр, күршеләр һәм хезмәттәшләр — һәммәсе дә бер-берсен бәйрәм белән тәбрик итә.
Бу бәйрәм турында тулырак итеп мәгълүмат сәгатендә сөйләшербез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.