«Авылым чишмәләре-күңелем көзгеләре»
Чишмәләр, газиз чишмәләр!
Чишмәләр кечкенә генә булсалар да табигатькә җан бирүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш иңдерүчеләр. «Башы–тауда, аягы диңгездә» дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын, кешеләргә хезмәт итүләрен бик дөрес сурәтли.
Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?! Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырларыбыздан да, телебездән дә төшми.
Безнең өчен чишмә нәрсә ул?
Чишмәләр—су һәм гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, табигать һәйкәлләре дә алар.
Туган як чишмәсе, магнит кебек, ераклардан үзенә тарта, –дип яза Касыйм Тәхау. Челтер-челтер чишмә ага. Авылда туып-үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен исенә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкәч, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләре тарта.
Һәр авылның үз чишмәләре бар. Борынгыдан ук кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргәннәр. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчелә-ре, җир куеныннан кайнап, ургылып чыга
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.