«Яшьлек бит ул бер генә…»
Яшь кешеләр — илнең киләчәге, ләкин алар бу турыда үзләре дә бик сирәк уйлана. Шуны искә төшерү максатыннан, безнең илдә ел саен 27нче июнь көнне Яшьләр көне билгеләп үтелә.
Әлеге бәйрәмнең тарихы 1958нче елда Советлар Союзында ук башлана. Июньнең соңгы ял көнендә нәкъ шул елдан башлап, ел саен Совет яшьләре көне бәйрәм ителә торган була. Соңрак бу бәйрәм Россия яшьләре көненә әйләнә һәм ел саен 27нче июнь көнне үтә башлый.
28 июнь көнне Сауш авылы мәдәният йорты каршында яшьләр көне уңаеннан «Яшьлек бит ул бер генә…» дип аталган ял кичәсе узачак. Килгән кунаклар өчен төрле кызыклы уеннар, ярышлар оештырылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.