«Туган як моңнары»
Туган як моңнары” дип аталган концерт программасы авыл иртәсен чагылдырган күренеш белән башланып китте.....Кемдер көтү куа, кемдер эшкә ашыга. Менә сыер савучы белән көтүче очрашты. Җәмилә — көтүчегә җыр аша үзенең упкәсен белдергәннән соң, алар килешеп: "Киң болында яшел үлән, тәмле су, сөт нормасын төгәл үтәү икебезнең бурыч ул, — дип эшкә ашыктылар. Хуҗалык рәисе халыкны бәйрәм белән котлаганнан соң сәхнәгә алып бару-чылар чыкты. Бер-бер артлы җырлар яңгырады, матур-матур биюләр башкарылды. Концертта күмәк хуҗалыкта эшләүчеләрнең балалары, оныклары да чыгыш яса-дылар. Билаловлар гаиләсенең чыгышын тамашачы бик яратып кабул итте. Кумәк хуҗалыкта бухгалтер булып эшләүче Зөбәрҗәт Билалова үзенең кызлары Алисә, Сөмбел, Энҗе белән башкорт кызлары биюен зур осталык белән башкардылар. Концерт "Чишмәләр җыры син, туган як” җырына куелган хореографик композиция белән тәмамланды. Концерттан һәркем күтәренке күңел һәм яхшы кәеф белән таралды. Колхозчылар эштәге кебек, сәхнәдә дә сынатмадылар. Авыр хезмәттән соң һәркөн репетициягә йөреп үзләренең чыгышлары белән безне куандырганнары өчен аларга олы рәхмәтебезне белдерәсе генә кала. Сау-сәламәт булыгыз, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар гына юлдаш булсын!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.