Сезнең өчен шигырь язган идем
Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага 4 июньдә 75 яшь тула. Шул уңайдан китапханәдә аның иҗатын чагылдырган китаплардан күргәзмә әзерләнә.
Э.Шәрифуллина лирик поэзиядә һәм балалар әдәбиятында актив эшләүче шагыйрьләрдән. Лирикада ул хатын-кызларга гына хас тыйнак күңел, сизгер моң, серле уйчанлык белән өртелгән хисле шигърият тарафдары. Нәниләр өчен язылган китаплары да сабыйлар тарафыннан яратып каршы алына. Балаларга атап язган шигырь һәм әкият-хикәятләрендә автор образлы сүз сәнгате ярдәмендә тормыш-яшәешнең нәниләрне кызыксындырган күп мәсьәләләре турында ихлас әңгәмә алып бара, сабыйларның күңелләренә туган җирне, табигатьне, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм хөрмәт итү хисләре сеңдерергә тырыша.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.