«Балаларның яраткан шагыйре»
Шагыйрь Бари Рәхмәт 1897 елның 29 маенда Россиянең элекке Урал губернасы Гурьев өязе Жилая Коса дигән авылда мулла гаиләсендә туып үсә. Башлангыч белемне шул бистәдәге татар мәдрәсәсендә ала. 1918 елда исеме таныла башлаган яшь шагыйрь гаскәри хезмәткә алынып, әүвәл Казандагы аерым татар батальонында укчы солдат, аннары мәркәз мөселман хәрби басмасы «Кызыл Армия» газетасында әдәби бүлек мөдире булып хезмәт итә. Шул газета битләрендә һәм Казанда чыккан башка көндәлек матбугат басмаларында («Эш», «Эшче», «Кызыл Шәрекъ») солдат шагыйрьнең ирекле яңа тормыш өчен көрәш пафосы белән сугарылган күп кенә лирик, публицистик һәм сатирик шигырьләре дөнья күрә. Шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан, китапханәдә «Балаларның яраткан шагыйре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыла. Шагыйрьның үзе исән чагында нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган дистәдән артык исемдә китаплары басылып чыга.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.