Кояшны чакырабыз.
Рәсем ясау шөгыле баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. … Рәсем ясау эшчәнлеге бер ук вакытта баланың сөйләм телен үстерүгә дә зур йогынты ясый. Эш барышында бала белән һәрвакыт сөйләшергә, әңгәмә корырга кирәк. .
Акбур белән асфальтка рәсем ясау баланың күңелендә тагын да зуррак кызыксыну уята. Әмма барыбер дә, ул ни өчен ясаганын, аны ясагач, нинди файдалы эш эшләгәнен дә бала аңлый белергә тиеш. Шул форсаттан файдаланып, без балалар белән "Кояшны чакырабыз!" — дигән девиз астында асфальтка рәсемнәр ясарга булдык. Иң беренче чиратта кояшның үзен ясарбыз. Ә ахырдан балалар һәрберсе фантазияләрен эшкә җигә. Бу эшләр барысы да баланың буш вакытын юк — бар белән сарыф итмәсен өчен, аның эшләнелгән эшләренең ни дәрәҗәдә файда китерүен аңлар өчен уйланылган.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.