Әнгәмә «Дөрес туклану серләре»
Саулык зур байлык, диелә татар халык мәкалендә. Әйе, саулык — сәламәтлек, бәхет чыганагы ул. Бүгенге балаларның сәламәтлеге торышы бөтен җәмгыятьне борчуга салды. Мәгариф академиясенең яшь физиологиясе институты мәгълүматларына караганда, укучыларның 60% танартыгы сәламәтлекләре белән мактана алмыйлар. Соңгы дистә елда сәламәт балаларның саны 68%тан 20%ка кадәр кимеде.Мәктәпне тәмамлап чыккан яшүсмерләрнең барысында да диярлек нинди дә булса авыру бар. Чирнең начар нәрсә икәне шулай ук һәр кешегә билгеле. Ләкин таза вакытта без бу турыда уйлап та карамыйбыз.Баланың беренче мәртәбә чирләве ата-анасына зур фаҗига булып тоела. Әмма чирле сабыйга ярдәм итәргә еш кына аларның, туганнарының, өлкәннәрнең әзерлеге булмый. Күп гасырлар буена тупланган тәҗрибә нигезендә кеше күп кенә чирләрне булдырмау юлларын өйрәнгән. бугенге кичебездә без шушы проблема буенча сойләшербез. дорес туклану серләрен ойрәнербез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.