«Әбиемнең серле сандыгы»
Сөлге! Нинди нәфис җептән нечкә итеп тукылган бит ул.Ә бизәкләре күзеңнең явын алырлыклар, ике сөлгедә бертөрле бизәкне күрмәссең! Сөлгенең җебен уңган халкым үзе эрләп, аны туку станокларында тукыганнар.Ә сөлгенең нәфислеге милләтемнең уңган һәм булганлыгына тагын бер дәлил булып тора.Аулак өйләргә дә сөлгеләр тукырга чакыра торган булганнар, күмәкләп эшләнгән сөлгеләр милләтемнең дуслыкның кадерен белүе турында сөйләүче бер дәлил булып тора. Аулак өйләрнең түрләренә дә иң матур сөлгеләрне элгәннәр.Уен –көлке, җыр, мәзәк белән үрелеп барган "Аулак өйләр"дә очрашкан яшьләр ныклы гаилә дә корып җибәргәннәр.Бездә, сөлге көненә багышланган, “Әбиемнең серле сандыгы” ял кичәсе!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.