«Хатирә»

Событие завершилось
6+

Сугыш килде безгә сорамыйча,
Шакымыйча керде ишектән.
Кабатладык шулчак тешне кысып:
«Без җиңәргә тиеш ничек тә!»

Туп тавышы аяз күкне түгел,
Күңелләрне ныграк тетрәтте.
Ник уяттың, сугыш, вәхшилекне,
Ник уяттың кеше нәфрәтен?

Ни эзлисең, сугыш, илләр буйлап? -
Син кермәгән өйләр калмады.
Тик берәү дә сине колач җәеп,
Кунак итеп каршы алмады.

Туган җирнең азатлыгын тою,
Җир җылысын тою мең рәхәт! -
Дошманнарга нәфрәт арткан саен,
Туган җиргә артты мәхәббәт.

Рәзил Вәлиев.

Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/i-kne-iel-birelmde

9 май — Россия тарихында аерым бер үзенчәлекле көн — Җиңү көне! Бу бәйрәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңүне билгеләп үтү йөзеннән расланган. Әлеге датага багышлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә 6 майдан 20 майга кадәр китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Җиңү көне җиңел бирелмәде. Совет халкы Җиңү өчен бик кыйммәт түләде. 1941 — 1945 еллардагы сугышта 27 миллион ватандашыбыз яу кырында ятып калды.

«Бөек Җиңү тиңдәшсез батырлык, рухи бердәмлек, шәфкатьлелек һәм гаделлек идеалларының явызлык көчләреннән һәм нацистларның җинаятьчел идеологиясеннән өстен чыгуына рухи һәйкәл булды. Аңа ирешү өчен коточкыч зур югалтулар, һичкайчан төзәлмәс җан яралары белән түләнде, ул безнең өчен гражданлык, ватанпәрвәрлек өлгесе булып тора, дөньяны кабат канлы сугыш упкынына атарга теләгән һәркемгә катгый кисәтү буларак яңгырый.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/i-k-ne-2021-kazandagy-i-paradyn-k-rep-eladym

Сведения предоставлены организацией Муниципальное бюджетное учреждение «Центр по культурно-досуговому обслуживанию населения» Камско-Устьинского муниципального района и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна