«Сугыш турында укыйбыз»
Быел 9 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 77 ел тулачак. Дошманга каршы кырыс көрәш 1418 көн һәм төн дәвам итте. Һәр карыш җир кан белән сугарылган. Кайгы барлык йортның диярлек ишеген шакыды. Без бүгенге тыныч тормышыбызның нәрсә бәрабәренә яуланганын онытырга тиеш түгел. Бүген Мәскәүдән Берлинга кадәр самолет белән ике сәгатьлек юл, ул вакытта шуышып, йөгереп-җәяүләп бу юл дүрт ел үтелә. Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Безнең буынның бурычы — Бөек Җиңүнең әһәмиятен буыннардан-буыннарга җиткерү. Бу — даны тоныкланмас бәйрәм, ул фашизмны тар-мар иткән бөек илебезнең һәр гражданы өчен изге һәм аңлаешлы.”Сугыш турында укыйбыз”акциясе дә үсеп килүче буынга хәрби –патриотик тәрбия бирүдә, тарихыбызга карата хөрмәт һәм горурлык хисе формалаштыруда әһәмиятле чара булып тора.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.