Китап күргәзмәсе: «Каләм белән җиңдек дошманны».
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына карата китапханәдә Бөек Ватан сугышын чагылдырган әдәбиятка карата “Каләм белән җиңдек дошманны” темасына китап күргәзмәсе оештырылачак.
Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән дошманга каршы күтәреләләр. Алар сугышны зур фаҗига буларак кабул итәләр һәм шуны иҗатларында чагылдыралар. Сугышның беренче көннәрендә үк язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирәләр. “Илебезнең бөтен күмәк көче, явыз дошманга ачу уты белән ялкынланган хәлдә, хәзерге көндә бары бер генә максатны күз алдында тота, аның бөтен игътибары, бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән: дошманны тар-мар китерү, җир йөзеннән аны юк итү” — дип язды күренекле әдип Шәриф Камал.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.