Начар гадәтләргә бирешмик
Сәламәт булуның юлы бер — хәрәкәт итү. Әйе, сәламәтлек чыннан да — кешедә булган иң зур байлык. Аны акчага да сатып алып булмый, туган көнгә дә бүләк итә алмыйсың. Шунлыктан, озак hәм бәхетле яшисең килсә, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртырга, үзең өстендә бик күп эшләргә кирәк. Без яши торган дәвердә бу бигрәк тә мөһим.Ни өченме? Чөнки йогышлы авырулар, зарарлы гадәтләр хәзерге көндә бик киң таралган, алар синең янда гына йөри. Аз гына юлдан тайпылсаң, сине үзенең зәhәр кочагына алырга көтеп кенә торалар. Сәламәтлекне ныгыту, саклау өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
Спорт белән дуслашу өчен махсус клуб яисә зал да, күпләгән җиhазлар да кирәкми бит. Иртәләрен саф hавада йөгер, зарядка яса, яшьтәшләрең белән туп тибешле уйна, чанада, чаңгыда шу… Спорт ул — кешенең сәламәтлеге, тормышта бик кирәк булган түземлелек, сабырлык, батырлык, ихтыяр көче тәрбияләүче.
Спорт белән шөгыльләнгән кеше, минемчә, гел шат күңелле, күтәренке кәефтә була. Аның hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы дуслары барлыкка килә. Ул үз алдына максатлар куя hәм аларга ирешергә тырыша. Матур хыяллар белән яши. Ул тормышның ямен, гүзәллеген күрә белә, аннан ләззәт ала.
Яшьләрдә физкультура һәм спортка кызыксыну уяту, актив ял итәргә өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, физик күнегүләр ясау белән кызыксыну уяту чарасы уздырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.