«Тарихлардан килгән мәхәббәт»

Событие завершилось
6+

    Безнең дә шушы изге эшләр казанында кайнап, халкыбызга бик зур тарихи мирас туплап тапшыручы   үз төбәк тарихчыларыбыз да бар .Шундый олпат шәхесләребезнең берсе булган  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова премиясе  лауреаты Марсель абый Гарипов (Мирсәй Гариф)бүген безнең арабызда утыра.

  Мирсәй Гариф (Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов) 1946 елның26 апрелендә(1 май) Татарстанның Азнакай районы Зур Сүкаеш авылында туа.Ютазы районы Кызылъяр мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем алгач, укуны Баулы урта мәктәбендә дәвам итә. 1965-1970 елларда Томск төзүче инженерлар институтында укый һәм архитектура кафедрасында эшкә кала. Анда ассистент, фәнни хезмәткәр булып эшли, 1976 елда «Томскреставрация остаханә»сенә өлкән архитектор эшенә күчә. 1977-1980 елларда Новосибирск төзүче-инженерлар институтында аспирантурада укый. Яңадан «Томскреставрация» остаханәсенә кайтып фәнни-тикшеренү бүлеген җитәкли. «Спецпроектреставрация» институты оешкач, өлкән сәнгать белгече булып эшкә күчерелә. 1983-1987 елларда Томск дәүләт университетында өлкән фәнни хезмәткәр вазифасын башкара. 1987 елдан Башкортстанда Октябрьск шәһәренең баш архитекторы булып эшли 1989 елда республикада беренчеләрдән булып татар-башкорт иҗтимагый үзәген оештыра. 1992 елдан Бөтентатар милли мәҗлесе (өченче чакырылыш) депутаты итеп сайлана. 1990 еллардан башлап «Экология» фәнни техник үзәгендә өлкән фәнни-хезмәткәр вазифасын башкарып, Ык елгасы бассейнында 17 экологик экспедицияләр оештыра. Ул  — халыкара социаль-экологик союзның региональ бүлеге рәисе.1970 еллардан бирле публицистик әсәрләре Томск, Кемерово, Новосибирск, Омск өлкә матбугатында басылып килә. «Красное знамя» газетасында штаттан тыш хәбәрче булып тора.1990 еллардан «Ыкны саклау комитеты» оештырып, елганың экологик хәленә багышланган очерклары район, республика газеталарында басыла, һәм «Тымызык кына Ык ага» китабы дөнья күрә.Якташы, каһарман язучы Мөҗәһит Хәйретдиновның тормыш юлын, иҗатын тикшереп, «Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй» (1997) кита« бын чыгара. Октябрьск шәһәренең истәлекле урыннары буенча брошюрасы ике мәртәбә нәшер ителә. Шәһәрдәше, хатын-кызлардан беренче нефтьче «Социалистик Хезмәт Герое» исеменә лаек булган Ләйлә Мор дәншина турындагы китабы Башкортстан китап нәшриятында чыга (2004), 2006 елда Татарстан китап нәшриятында Мирсәй Гарифның Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүлүдова мөнәсәбәтләренә багышланган «Мәңгелек мәхәббәт» китабы дөнья күрә.Соңгы елларда Ык буе авыллары турында фәнни-популяр тарихи очерк лары төбәк газеталарында басылып килә.Ул — 2002 елдан «Ык таңнары» региональ әдәби берләшмә җитәкчесе булып эшли. М.Гариф — 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна