«1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме». Күңел ачу чарасы.
Май ае-табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра. Яхшырак яшәргә омтылабыз. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлдереп үзгәрешләр күзәтелә.
1 май көнне “Хезмәт һәм яз бәйрәме” хөрмәтенә авыл мәдәният йортында күңел ачу чарасы-дискотека үткәреләчәк. Бәйрәмгә дип кайткан барлык кунакларны, авыл яшьләрен ял итәргә, күңел ачарга көтеп калабыз. Рәхим итегез!
Җылы яз көннәре барлык авылдашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын. Якыннаргыз, дусларыгыз белән очрашулар шатлыкка күмелсен. Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.