«Җирдәге якты йолдыз» балалар шагыйрәсе, журналист Йолдызга (Шәрәпова) 60 яшь.
Событие завершилось
- Балалар шагыйрәсе Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан университетының филология факультетында дәвам иттерә. Йолдыз — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз — балалар күңеленә хуш килгән алты китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек була. Илексаз авыл китапханәсе балалар бакчасында, балалар язучысы, журналист Йолдыз Шәрәпованың тууына 60 яшь тулу уңаеннан "Җирдәге якты йолдыз" дип исемләнгән шигъри кичә уздырды.Кичә Йолдыз Шәрәпованың иҗатына багышланды. Балаларга язучының "Колаклы коймаклар", "Сәяхәтче чемодан", һәм башка кызыклы шигырьләре кычкырып укылды. Китапларыннан күргәзмә тозелеп таныштырып кителде.
Сведения предоставлены организацией МБУ«Централизованная библиотека Сармановского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
Смотрите также