«Онытырга хакыбыз юк!»
Һәйкәл — әби-бабаларыбыз вакытыннан калган олы бер мирас.
Шушы авыр сынаулар аша узган халыкның күз яшьләре яу кырында ятып калган күп кенә батырларның каннарын һәм бөек исемнәрен үз стеналарына уеп язып калдырган халыкның бердәмлеге һәм туган ягына булган олы мәхәббәте, үз иле өчен гомерен дә кызганмаган батырлыгы һәм күпме кирәксезгә коелган кан, күз яшьләре һәйкәл булып калкып чыккан.
18 апрель Һәйкәлләр көне уңаеннан Урта Балтай мәдәният йорты каршында урнашкан, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында өмә булачак! Тирә –ягын чистарту, чүпләрдән арындыру һәм авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алачакбыз.Бүгенге шушындый матур, якты, тыныч тормышыбыз өчен без алар алдында мәңге бурычлы.Батырларыбызга Хөрмәт һәм ДАН! Һәйкәлләребезне карап, чистартып тору безнең төп бурыч.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.