Китап көне. Әңгәмә.
Кем генә булмасын: сыер савучымы, гади эшчеме, президентмы, гомумән, кемнең кем булуына карамастан, кайчандыр кулына китап алып, беренче хәрефләрне өйрәнгән, иҗек җыеп укыган. Минемчә, китап укуга кызыксынуны кечкенәдән, мәктәпкәчә яшьтән тәрбияләргә кирәктер. Иң беренче сабый бала кулына матур рәсемнәр белән бизәлгән китаплар бирү дә мөһим роль уйный. Рәсемнәренә кызыгып, китаптагы хәрефләргә дә игътибар итә, нәрсә турында баруы белән дә кызыксына башлый. Китап уку — ул шундый нәрсә: укуга кызыксыну уятсаң, әсәрдәге геройлар белән сөйләшәсең, кайберләренә каршы төшәсең, күпчелек, алар белән килешәсең. Яраткан героеңа ничек итеп ярдәм итү турында уйланасың, әйтерсең лә, ул герой синең белән янәшәдә генә. Әсәрне укып бетергәннән соң, озак вакыт андагы кичерешләр белән яшисең, алар белән бәхәскә керәсең яки мин болай эшләмәс идем, ә менә шушылай эшләргә кирәк кебек планнар корасың. Әгәр әсәр, чын мәгънәсендә, тормышчан булса, укып бетергәннән соң, нәрсәдер җитешми кебек, күңел төшенкелеге кичерәсең!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.