Хәтерләүдән курыкма син
Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, кадерле туган ягы бар. Һәр ягының үзенә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, балыклы күлләр күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни белән дә алыштыра алмыйбыз. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын.
Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше — болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә. Туган якны өйрәнү халык мәдәниятенең гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм күркәм эшләрен аңларга булыша. Туган якны өйрәнү төшенчәсе нинди дә булса билгеле бер төбәкне төрле яклап, мәсәлән, тарихи, географик, биологик, әдәби, археологик, этнографик, икътисади яктан өйрәнүне үз эченә ала.
Туган ил — ул син яшәгән җир, авыл, төбәк, син яраткан табигать, син хөрмәт иткән кешеләр. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң. Шулай итеп, үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Димәк, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү мөһим.
Туган якны төрле яклап өйрәнергә була: якташ әдипләрнең тормыш һәм иҗатларын тикшерү, музейлар, әдәби почмаклар ачу, стендлар, альбомнар төзү, фольклор материалларын туплау һәм өйрәнү, истәлекле әйберләр, экспонатлар җыйнау, әдәби кичәләр, очрашулар үткәрү һ.б.
Бүгенге көндә үзеңне әхлакый яктан тәрбияле итеп күрү — туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләрен тәрбияләү, туган телеңне хөрмәт итү, туган халкың белән горурлану кебек сыйфатлар.
Безнең клубта “Туган якны өйрәнү” музее эшләп килә.
Билгеле булганча, туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, гомумән, милли үзаң тәрбияләүдә музейлар зур әһәмияткә ия. Чөнки аларда һәркемнең күңеленә якын булган тарихи экспонатлар, халкыбызның рухи һәм матди культурасы, бүгенгесен һәм данлы үткәнен чагылдыручы кыйммәтле материаллар туплана.
Кешедэ үз иленең лаеклы гражданины булып тәрбияләнү өчен туган ягыбызның бай мирасы: теле, халык авыз иҗаты, тарихы, милли киемнәре, эш кораллары, көнкүреш материаллары экспонатлары, күренекле якташларыбызның тормыш юлы үрнәге зур ярдәм итә. Туган якның мәдәниятен, тарихын аеруча тирәнрәк өйрәнү, горурлык хисләре генә уятып калмый, киләчәктә тормышта үз-үзләрен, юлларын табуга зур ышаныч тудыра, үзеңне милләтнең бер өлеше итеп карау, милләт өчен җаваплылык тәрбияли.
Өлкән яшьтәге апалар күзләрен бетереп, йөрәк җылыларын биреп чиккән сөлгеләрен, намазлыкларын да алып килеп, музейга бирәләр, чөнки аларның аны куярга өйләрендә урыннары юк. Шулай итеп, музей бик кирәкле ядкарьләр җыела торган урын да булып тора.
Тарихи байлыклар җыйган урын.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.