Мастер- класс по баяну «Моңлы гармун»
Гармунны беренче булып, 1782 нче елда Берлин остасы Бушман ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак, узган гасырның 30 нчы елларында Россиядә дә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Безнең ил осталары гармунны камилләштерәләр, аның берничә төре барлыкка килә. Мәсәлән Тула, Саратов, татар гармуннары, хромкалар — әнә шундыйлардан.
Инде XIX гасырның 30 — 40 нчы елларында Тула һәм Вятка губерналарында гармуннар эшләп чыгару җайга салына. Бу уен коралы Россиядә бик тиз тарала һәм кешеләр тормышына тирән үтеп керә.
Яшәүләре яшәүмени соң ул
Кулларыңда тирбәлмәсә гармун.
Күңелендә дөнья биемәсә,
Йолдыз булып балкымаса бер моң.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.