«Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәт»
«Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәт» дигән әкият балаларны, аның иҗаты белән тирәнтен таныштыруга, аларның укуга теләген уятуга юнәлдерелә.
Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортка, туган җиргә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә, экологик, әхлакый тәрбия бирә. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аркылы бала әйләнә-тирә моһит белән таныша. Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли, үз телең — ана теленең биеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.