«Бүлмә гөлләре»аралашу клубы
Гөлләр өйгә әйтеп бетергесез ямь
өсти. Чәчәк ату-атмауларына карамастан, алар үзләренең төрле-төрле
ботаклары, сабак-яфраклары белән безгә эстетик ләззәт бирәләр,
табигатькә мәхәббәт уяталар. Бүлмә гөлләреннән башка өйне күз алдына да
китерү мөмкин түгел. Көзгә кереп, урамнар аклыкка төренгәч, алар аеруча
да күзләрне иркәли, җанга җылы биреп тора, үзләренең яшел яфраклары
белән матур җәй көннәрен искә төшерәләр. Әлбәттә, гөлләр — өй өчен
һәркем ала алырлык бизәк. Бездә үсә торган бүлмә гөлләре — җылы як
үсемлекләре. Кайберләренең ватаны — дымлы тропик урманнар, ә
икенчеләренең — сусыз чүлләр. Алар анда рәхәтләнеп табигать кочагында
үсәләр. Кайбер кешеләр бүлмә гөлләренең әһәмиятен бәяләп бетерә
алмыйлар. Алар турында өй бизәге, дару, яки квартираның микроклиматын
үзгәртү чарасы итеп күрәләр. Гөлләр иҗади сәләтне үстерәләр, йөрәк-кан
тамырлары системасына, физик, психологик торышына тәэсир итәләр. Бүлмә
гөлләре үз тирәлеген сафландыралар, өйне начар тәэсирләрдән саклый. гына алар сине тормышыңның теләсә нинди
күңелсезлекләреннән саклаячак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.