«Кошлар безнең дусларыбыз!»
4 нче апрель көнне балалар белән “Кошлар безнең дусларыбыз!” дигән бөтендөнья кошларны саклау көненә карата әдәби сәгать үткәрәбез.
Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Яз бик тә матур вакыт! Табигатькә тагын да ямь өстәп, көзен киткән кошларыбыз кире туган якларына кайталар. Беренче булып кара каргалар очып килә, алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Соңрак тургайлар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар очып кайталар. Кошлар килгәч, табигать тагын да матурлана.
Кошлар көненә үзләренең гәүдәләре кадәр авырлыкта бөҗәкләрне ашап юк итәләр. Үсемлекләрне төрле бөҗәкләрдән саклап калалар. Табигатькә бик күп файда китерәләр.
Без кошларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә тиешбез. Алар безнең дусларыбыз булып яшәсеннәр.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.