Язны каршылау бәйрәме «Нәүрузбикә»
Нәүрүз килә! Ил йортыма Нәүрүз килә!
Максат: балаларны милли мәдәнияткә якынайту,
Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру;
бәйрәмгә карата хисси яктан уңай мөнәсәбәт тудыру;
бәйрәмнәрдә актив катнашырга теләк булдыру.
Нәүрүз — язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. “Нәүрүз” сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме — игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы көндә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗабикәсе — Нәүрузбикә. Без сезне күңел ачарга чакырабыз. Нәүрүз мөбарәк булсын! Нәүрүз котлы булсын!
Көн белән Төн бил алышыр вакыт җитте,
Елый-елый, кышкы юллар агып китте.
Нәүрүз килә! Ил йортыма Нәүрүз килә!
Көлтә-көлтә шатлык чәчеп, Кояш көлә.
Вот и мы, рабтники Новоарышского сельского дома культуры на ура встретили Весну!!!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.