«Син кадерле, син якын — минем сөйгән китабым!»
2 апрель — Балалар китабы көне. Шул уңайдан бу көнне Сауш авылы китапханәсендә «Син кадерле, син якын — минем сөйгән китабым!» дип исемләнгән тематик кичә узачак.
Балалар китабы көненең нәкъ шул датада билгеләнүе очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х. Андерсен белән бәйле. Тематик кичәдә балалар Г.Х. Андерсен, аның тормышы, иҗаты белән танышачаклар. Китапның килеп чыгу тарихы белән дә китапханәче кыскача гына таныштырып үтәчәк.
Бүген компьютер, төрле электрон уенчыклар, заманча мәгълүмат чыганаклары өстенлек иткән заманда яшибез. Кеше хәзер китап укымый, дип уфтанырга яратабыз. Әмма шулай булса да, матур, төсле китап күрсәтсәң, һәрбер сабыйның күзендә очкын кабына. Кыскасы, балалар китабына ихтыяҗ һәрвакыт зур.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.