Елмаеп яшик, дуслар!
1 апрельдә “алдалап көлдерү” һәм “алданып көлү” бик күп илләрдә шаяру төсе алган матур бер гадәткә әйләнде. 1 апрель- Көлке бәйрәме кайчан барлыкка килгән соң? Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да маска кигәннәр.Шуннан бирле 1 апрельдә алдау гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән. Россиядә бу бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелүе мәгълүм түгел. 1 апрель шаяртулары Россиядә Петр 1 заманыннан бирле билгеле. Хәзер бу бәйрәм турында белмәгән кеше юк. Халык фантазиясе, 1 апрельдә генә түгел, көндәлек тормышта да кешеләрнең күңелләрен күтәреп йөрүче Хуҗа Насретдин, Алдар кебек үзе беркатлы, үзе тапкыр әкият геройларын тудырган. Бездә бу көлке көненнән читтә калмыйбыз. Мәдәният йортында авыл яшьләре белән кызыклы уеннар уйнап, көлке көненә багышланган шигырьләр, мәзәкләр сөйләп, кызыклы сорауларга кызыклы җаваплар өзләп күңелле кичә оештырабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.