Язучы Гази Кашшафның 115 ел тулуына карата «Җир җылысы» повесте буенча әдәби сәгать
Адав-Толымбай авылы китапханәсендә язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Гази Кашшафның 115 ел тулуына карата “Җир җылысы” повесте буенча әдәби сәгать узачак.
Гази Кашшаф, чын исеме Миргази Солтан улы Кашшафетдинов (1907 елның 15 апреле — 1975 елның 9 декабре) — татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче. … Гази Кашшаф бай әдәби-фәнни мирас калдырган әдип.
Г. Кашшаф бай әдәби-фәнни мирас калдырган әдип. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда, студент чагында ук басыла башлый. Утызынчы елларда инде ул аерым язучылар, аларның әсәрләре һәм театр постановкалары турында язган мәкалә-рецензияләре белән үзен әдәбият-сәнгать дөньясын нечкә аңлаган югары зәвыкле тәнкыйтьче итеп таныта. Бер үк вакытта ул прозада да үзенең көчен сынап карый — хикәяләр, повестьлар яза.
Г. Кашшаф Муса Җәлилнең үз әсәрләрен халыкка җиткерү, популярлаштыру буенча да зур фидакярлык күрсәтә. Ул «Моабит дәфтәрләре»нә иң беренче гыйльми комментарийлар яза, шагыйрьнең өч томлыгын (1955— 1956), русча бер томлыгын (1962), фотоальбомын (1966) хәзерләп чыгара, М. Җәлил турында истәлекләрне җыеп, туплап бастыра (татарча басмасы — 1964; русча басмасы—1966 елда). Әдипнең, герой-шагыйрь турында язган мәкаләләре дистәләгән телләргә, шул җөмләдән чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп басыла. М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турындагы тикшеренүләре өчен 1976 елда (вафатыннан соң) Г. Кашшаф, Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.