« Иң зур байлык- сәламәтлек»
Кизләү авылы китапханәсе яшүсмерләр өчен "Иң зур байлык — сәламәтлек" исемле сәламәтлек сәгате уздыра. Алкогализм, тәмәке һәм наркомания кешеләрнең газиз гомерләрен һәм күркәм язмышларын җимерә-җимерә яңадан -яңа киңлекләрне яулый бара. Яшүсмерләр үзләренең сәламәтлекләренә карата нык игътибарлы булсыннар, яман чирләрдән саклана белсеннәр өчен сәламәтлек сәгате әзерләдем. Наркотиклар бик аз вакытта гына канәгатьләнү хисе тудыра, әмма аның өчендә түләргә кирәк, акча белән генә түгел, түзә алмаслык авырту белән икәнен яшүсмерләр аңларга тиеш.
Яшүсмерләр тәртибендәге нинди үзгәрешләргә уяу булырга кирәк?
Яшүсмерләрнең тышкы кыяфәте һәм физик хәләте җитди үзгәрә, кайчакта аңа авыртуларга да түзәргә һәм уңайсызланырга туры килә. Алар нинди психологик үзгәрешләр кичерә? Мондый сәбәпләрне булдырмас өчен нишләргә? һәм башка сорауларга "Яшәү ямьле наркотикларсыз ", "Наркомания: балаларыбызны ничек сакларга?" дигән китапларны кулланабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.