Көйне таны
Композитор Рим Хәсәновка 75 яшь тулу уңаеннан "Көйне таны?" дип исемләнгән әдәби -музыкаль дәрес татар композиторлары белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Чарада катнашучылар өчен композиторның иҗаты һәм тормыш юлы да бик кызыклы булыр. Композиторга багышланган ачык киштә белән танышу, аның көйләренә язылган җырларны күмәкләп башкару күңелле дә, мавыктыргыч та үтәр. 400гә якын җыр авторы. «Сиңа килдем, иркәм», «Кичер мине, әнкәй, гафу ит», «Чәчәкләр уяныр», «Дусларыңны онытма», «Кышкы романс», «Юкка түгелдер», «Ялгыз аккош күлләрдә», «Су сибегез гөлләргә», «Мине юллар чакыра», «Кыңгыраулы мәктәп еллары», «Асия», «Ләйсән яңгыр», «Оныт әле йөрәк ярасын» кебек йөзләрчә милли рухлы җырлары халык тарафыннан җылы кабул ителде. Алар төрле буын җырчылары башкаруында әле дә популяр.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.