«Китап битләрендә язмышлар… »
үзебезнең китапханәдәге яратып укыла торган китапларны тәкъдим итәм.
Сүзем Мәхмүт Хәсәновның, Ләлә Сабированың һәм Хисам Камаловның китаплары турында. Алар татар тормышы хакындагы уйлануларын һәм дөньялык барышын күңелләргә хуш килерлек дәрәҗәдә тасвир итәләр. Әсәрләре укучыларны бервакытта да битараф калдырмый. Аларда халык, тормыш, гаилә, хатын-кыз һәм ир-ат, мәхәббәт, бәхет, изгелек, дуслык һәм башка шундый төшенчәләр яктыртыла.
Мәхмүт Хәсәновның «Көзге йолдызлар астында» дип аталган китабында кешеләрнең фаҗигале, гыйбрәтле язмышлары кызыклы һәм үзенчәлекле образлар аша күрсәтелә. Шул ук вакытта гаделсезлек белән килешә алмаган геройлар үз укучыларын уйланырга, гыйбрәт алырга мәҗбүр итә.
Ләлә Сабированың «Бер уч борчак» китабында авыр тормыш еллары, шул тормышны күреп үскән, үз тырышлыгы белән югарыга күтәрелеп һәм шул ук вакытта үз ялгышлыклары аркасында аска тәгәрәгән Зариф образы сурәтләнгән. Шулай ук язучы мәхәббәтнең нәфрәткә әйләнүен, кеше тормышын, язмышын тасвирлый.
Хисам Камаловның «Ачы җиләк» җыентыгы тормышчан образларга бай. Әсәрнең үзәгендә — сугыштан соңгы авыр тормыш юлы кичергән, әмма рухы сынмаган, хис-кичерешләргә бай татар хатыны язмышы.Бу әсәрдә автор укучының күңелендә кызыксыну һәм төрле кичерешләр уята.Сезгә әлеге китапларны алып укырга тәкъдим итәбез. Алар сезгә, һичшиксез, ошар. Сезне китапханәбездә көтеп калабыз!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.